Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Игелек атнасы. "Шәфкатьлелек булсын йөрәктә"

Игелек атнасында мәдәният йорты каршында “Шәфкатьлелек булсын йөрәктә!” дигән чара узды.Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләренең максаты балаларга игелек, шәфкать төшенчәләрен аңлату һәм аны кылган гамәлләр белән расларга өйрәтүдән гыйбәрәт иде.                                                                                                     Башлангыч сыйныф укучылары төрле станцияләрдә туктый-туктый “Тату йорт” дигән илгә” сәяхәт “ кылдылар. Сәяхәт вакытында изгелек, рәхимлелекне үзләренә юлдаш итеп алдылар,мәрхәмәтлек символ итеп түшләренә йөрәк кададылар. “Чәчәкләр” тукталышында чәчәкләргә ярдәм иттеләр:Җиде чәчәкне тылсымлы сүзләр әйтеп, җиде таҗын җыярга булыштылар.”Дүрт аяклы дуслар” станциясендә дә изге гамәлләр кылдылар: авыру Тычкан балаларын хастаханәгә озаттылар, изгелек, мәрхәмәт турында әйтемнәрне дә искә төшерделәр.Ә иң дулкынландыргычы “Тату йорт”ка килеп җиткәч “Алтын урындык” уены булгандыр. Һәркем бу урындыкка утырып, иптәшләре тарафыннан үзенә карата әйтелгән мактау сүзләрен тыңлады. Бу уеннан соң: ”Мактау сүзләрен дусларыңа әйтү, үзең ишетүдән дә күңеллерәк икән” –дигән нәтиҗәгә килде балалар.