Балалар бәйрәме : Чебурашканың туган көне
"Чебурашканың туган көне".
Бүген бездә бәйрәм - Чебурашканың туган көне. Чебурашка Югары Налим мәдәният йорты каршына дусларын җыйды.
Бәйрәм кичәбез китапханәче Тәслимә Солтанованың Чебурашка белән Крокодил Генаның "Әтисе" -Эдуард Успенский турында кызыклы мәгълүмат бирүе һәм аның иҗаты белән таныштырудан башланып китте. Балалар кайчандыр Э.Успенскийның Лилия Сибгатуллинага биргән автографын кызыксынып карадылар. Чебурашка ролен башкаручы Айбулат дусларына биеп тә, сөйләп тә күрсәтте,бәйрәмне алып баручы Дания апалары Абзалова белән кызыклы уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.Бәйрәмгә Шапокляк та килгән иде,гадәттәгечә, бәйрәмне бозарга маташкан иде дә , ләкин усал әби теләгенә ирешә алмады. Аңа да балалар белән бергә күңелле музыка астында биергә туры килде. Совет мультфильмнарын иң яхшы белүче буларак Фидан Насиров бүләккә лаек булды. Барсы да өйләренә яхшы кәеф белән таралышты.