”Бәйрәм белән сине, Кыз туганым!”- "Ахирәт" хатын- кызлар клубында әдәби күзәтү, шигьрият сәгате
Хатын- кызлар клубының читаттагы очрашуында Р. Низамиевның иҗатын яктырткан “Могҗизаларга бай дөнья”- күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Клуб әгъзалары белән бергәләп Р. Миңнуллинның “Хатын- кыз ямьсез булалмый”, “Әнкәең бигрәк ягымлы”,” Котылу юк сездән” шигырьләрен укыдык һәм бәйрәм белән котлау шигырьләре дә яңгырады. “Балаларга һәм оныкка исем сайлау” турында бик кызыклы әңгәмә оештырылды. Һәркем үзенең баласына исем сайлау хатирәләрен сагынып искә төшереде һәм уртаклашты. Очрашу бәйрәм табынында төгәлләнде.