Иң кадерле кешем күңелгә, кояш та син , ай да күңелгә.
Әни- иң кадерле, иң газиз, иң шәфкатьле, иң якын кеше безгә. Әнидә генә иң җылы кочак, иң йомшак куллар, әни пешергән ашлар да иң тәмлесе. Авырсак – йокламыйча кайгыртучы, еласак юатучы, уңышларыбыз өчен иң нык сөенүче дә Әниебез. Әниләргә без гомер буе рәхмәт әйтергә бурычлы. Якынлашып килүче Халыкара хатын- кызлар көне һәм Бөтендөнъя кычкырып уку көне уңаеннан китапханәдә Бөтендөнья Акциясенә кушылып язучылар Р. Мингалим, Л. Гыймадиева , А.Хәлим ,Н. Каштанов,С. Сәүбанова
хикәяләрен балалар белән бергәләп укыдык, фикер алыштык