“Сәламәтлегеңне үзең иҗат ит” кичә
Зәй Үзәк китапханәсе “Сәламәтлегеңне үзең иҗат ит”дигән баш астында бәйге игьлан итте. Ю. Налим китапханәсе бәйгегә кушылып “Сәламәт тәндә- сәламәт рух”, “Сәламәтлеккә ярдәм итүче китаплар”китап һәм шифалы үләннәр, бакча витаминнары күргәзмәләре, “Шифалы киңәшләр” дип исемләнгән буклетлар, библиоквилт әзерләде. Нур сибеп торучы кояш формасында ясалган библиоквилтта китап укучылар сәламәтлек темасына үз ләре укыган китаплар турында фикерләре белән уртаклаштылар һәм башкаларга да укырга тәкъдим иттеләр. Балалар белән Ш. Фәрхетдиновның”Шифалы су” пьесасыннан өзек күрсәтелде. Әсәрне сәхнәләштерүдә 2, 3, 4 һәм 7 сыйныф укучылары катнашты. Театрны яратып әзерләделәр һәм кызыксынып карадылар да. “Сәламәтлек формуласы” презентациясен карап белемнәрне ныгыттык. Саф һава, дөрес туклану, спорт белән шөгельләнү сәламәтлекнең нигезе икәнен аңладылар. Ә “Ашыгыч ярдәм” бәйге- уены балаларга аеруча ошады, чөнки , укучылар врач ролендә үзләрен сынадылар: авыруга “беренче ярдәм” күрсәттеләр, яра бәйләделәр, бәби төрделәр, бәләкәй “хирург”лар бакага “операция” дә ясадылар һ.б. . Бәйгене барлык катнашучылар бергәләп шагыйрә Э. Шәрифуллинаның шигыре - флешмоб белән төгәлләделәр:”Сәламәт тәндә- акыл да зирәк, туган илемә шундыйлар кирәк”. Флешмобта барлык катнашучы балалар да катнашты.