Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Халык иҗаты- халыкның җаны

   Халыкара туган тел көненә Ю. Налим китапханәсе “Безнең чыганаклар. Халык авыз иҗатын укыйбыз” Халыкара Акциясенә кушылып “ Фольклор- халыкның җаны” кичәсе оештырды. Халык авыз иҗатын яктырткан кызыклы китап күргәзмәсе бизәлде, китапханәче балаларга Акциянең әһәмиятен аңлатты, ,”фольклор” терминына  кыскача аңлатма бирде, “Мәкальне дәвам ит” уенын уйнатты, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар фольклорыннан”Такмазалар”,”Үртәвечләр”,”Санамышлар” укыдык, халык җырлары башкарылды. Балалар белән бергәләп җырлы-биюле “Күрсәт әле, Гөлбану”,”Кәрия-Зәкәрия” кебек халык уеннары уйналды . Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләде. Бәйрәм Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.