”Республикабызның гербы- халкыбызның рухи байлыгы”
7.02- ТР гербы кабул ителгән көн (1992). Китапханәдә 1- 4 сыйныф укучыларына шушы тарихи дата һәм гербның әһәмияте, аның ни аңлатуы турында тирән мәгълүмат бирелде. Дәүләт символлары – ул халкыбызның дәүләтчелек тарихы һәм рухи байлыгыбыз, традицияләрнең гәүдәләнеше. Гербның авторлары Н. Ханзафаров, Р. Фәхретдинов. Гербта- кызыл түгәрәк кояш җирлегендә канатлы ак барс сурәтләнгән. Ул үзәк хакимиятне, аның бөеклеген аңлата. Барс- халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы. Үрчем һәм уңыш символы. Барсның ян- ягында түгәрәк калкан. Аңа кашкарый чәчәге төшерелгән. Калкан сакланганлыкны, иминлекне аңлата. Кашкарый- озын гомер билгесе. Барс рәсемен ак һәм кызыл боҗра уратып алган.