Әни - ул балкыган нур,әни – ул кояштан зур.
Югары Налим китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан “Ахирәт” хатын- кызлар клубы әгъзалары белән шигырь кичәсе үтте. Китапханәче Т. Султанова һәм “Ахирәт”ләр шагыйрьләр Р. Миңнуллин, Р. Мөхияр, Г. Сафин, Р. Зәкуан, Ф. Мөхәммәтова, К. Шәфыйкова ,Р. Гатауллин , Д. Нәгыймуллина , Г. Кәримоваларның әниләр, бала һәм оныкларга багышланган шигырьләрен яратып тыңладылар һәм укыдылар.