“Композитор и боец”
23 января в отделе национальной литературы и искусства совместно с учащимися 5-х и 8-х классов школы №3 прошел час искусства “Композитор и боец”, посвященный к 105-летию со дня рождения татарского композитора, лауреата Государственной премии РТ имени Г.Тукая Фарида Яруллина.
23-нче гыйнвар көнне, милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә татар халкының бөек композиторы, татар милли балетына нигез салучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Заһидулла улы Яруллинның тууына 105 ел тулу уңаенан “Композитор һәм сугышчы” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды. Чарада балалар мәшһүр композиторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның атаклы “Шүрәле” балетыннан өзекләр карадылар. Кичә барышында шулай ук Фәрит Яруллинның иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.