Центральная библиотека

СССР язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан) Шәмсия Гатуф кызы Җиһангировага 75 яшь!

Бүген шагыйрә, телевизион һәм радиотапшыруларда алып баручы. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Саҗидә Сөләйманова (2013), Һади Такташ (2025) исемендәге әдәби пермияләр лауреаты. СССР язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан) Шәмсия Гатуф кызы Җиһангировага 75 яшь! Котлыйбыз!

Шәмсия Җиһангирова (Гарипова) 1951 елның 28 февралендә Татарстан АССРның Мөслим районы Баек авылында туа. Ул башка бик күпләр кебек яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары»нда 1966 елда дөнья күрә. Ул университет студентларының «Әллүки» әдәби берләшмәсенә яратып йөри, шул исемдәге стена газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестрда думбрада уйный. Шигырьләре бер-бер артлы «Идел» альманахында басыла, зур бер циклы Шәмсия Гарипова исеме астында яшь авторларның серияләп чыга торган «Беренче карлыгачлар» (1974) күмәк җыентыгына урнаштырыла. Ун елдан соң 1985 елда «Төсле моң»беренче җыентыгы басылып чыга. Аннан яшьлек романтикасы һәм сагышлы моң белән өртелгән «Яшел гармун» повесте (1987), балалар өчен шигырьләре тупланган «Балачак кая китә?» (1989) җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996), «Җирсү» (2001) исемле күләмле китаплары дөнья күрә. «Җирсү» җыентыгы, елның иң күп укылган китабы буларак, 2002 елда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла. «Нишлим», «Тик син диеп» (Ф.Әхмәтов музыкасы), «Ак күлмәгем», «Пар канатлар» (И. Дәүләтшин музыкасы), «Ниләр җитмидер күңелгә», «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (Л. Батыр-Болгари музыкасы), «Бураннар» (Р. Нәгыймов музыкасы), «Минем кадерлеләрем» (М. Гыйләҗев музыкасы), «Күрәсем килгән иде» (Г. Сафиуллин музыкасы), «Җирсү» (А. Шакиров музыкасы), «Мәңге бергә» (Г. Мингалиев музыкасы), «Сагынам сине, әнием», «Гомерләр үтмәгән» (А. Хөсәенов музыкасы) – болар озак еллар буе һәрдаим җырлана торган җырлар мисалыннандыр.