Центральная библиотека

Тукайны бергәләп укыйбыз. Март

12 март көнне Баулы үзәк китапханәсе "Тукайны бергәләп укыйбыз . Читаем Тукая вместе" дигән искиткеч акциягә кабат кушыла һәм укучыларны бөек татар шагыйренең үлемсез мирасы белән таныштыруны дәвам итә. Без бу юлы йөз елдан артык күңелләрне җылыта торган "Бишек җыруы" әсәрен искә төшерәбез. Габдулла Тукай әлеге шигырен 1909 елның 16 октябрендә иҗат иткән. Беренче тапкыр 1910 елда "Балалар күңеле" журналында басылып чыга  һәм шул вакыттан бирле аның тирән эчтәлекле юллары күңелнең иң нечкә кылларына кагылуын дәвам итә. Сезнең игътибарыгызга 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучысы Айгөл Ахмедова башкаруында “Бишек җыруы”  шигырен тәкъдим итәбез.