Центральная библиотека

Я влюблён в жизнь

В 2026 году исполнилось 88 лет со дня рождения нашего земляка - автора широкого диапазона прозы, горячей поэзии, многогранных, наполненных юмором драматических произведений, лауреата Государственных премий Республики Татарстан имени М. Джалиля и имени Г. Тукая, лауреата ордена Дружбы народов, народного поэта Республики Татарстана  Фаниса Гатаулловича Яруллина.

10 февраля у памятника писателю собрались любители поэзии, музыки и искусства почтить память любимого поэта.

10-нчы февраль көнне, Баулы үзәк китапханәсе якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм тормыш иптәше Нурсөя ханымга куелган һәйкәл янында язучыны хөрмәтләп искә алу чарасы оештырды. Чарада  3-нче мәктәп укучылары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, үзәк китапханәдә оешкан «Илһам» клубы әгъзалары һәм әдипнең иҗатын сөючеләр катнашты.  

    Бөтендөнья татар конгрессының Баулыдагы җирле оешма җитәкчесе Йолдыз Шакирова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының Баулы бүлеге җитәкчесе Рима Яруллина, Фәнис Яруллин музее җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина, Баулы шәһәренең 3 нче номерлы мәктәбенең китапханәчесе Хасанова Флёра  әдипнең матур шигырьләрен укып, истәлекләре белән бүлештеләр. 

   Чара Фәнис Яруллин һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.