Центральная библиотека

“Болгар татар тарихына илче”

22 декабря, в Центральной библиотеке прошел литературный вечер “Болгар татар тарихына илче”, посвященный 95 летию нашего земляка Народного писателя РТ, лауреата Государственной премии РТ имени Г. Тукая  Мусагита Хабибуллина,  для учащихся 9 класса  школы  №3.

22-нче декабрь көнне, Баулы Үзәк китапханәсендә 3-нче санлы мәктәп укытучылары, китапханәчесе һәм 9 сыйныф укучылары катнашында якташыбыз, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллинның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Болгар –татар тарихына илче” дип исемләнгән әдәби кичә узды. 

Чара балаларга язучы турында фильм күрсәтү белән башланып китте. Китапханәчеләр Зөһрә Мингалимова һәм Лүзия Габдрафикова укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Кичә барышында “Болгар –татар тарихына илче”дип исемләнгән презентация  күрсәтелде. Кичәнең азагында Мөсәгыйт Хәбибуллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина үткәрелде. Викторинада актив катнашкан укучыларга язучының китапларын бүләк иттеләр. Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.