Центральная библиотека

"Мирасы халык күңелендә”

11 марта, накануне 135 - летия со дня рождения татарского писателя , языковеда, общественного и государственного деятеля Галимзяна Ибрагимова для учащихся 9 - го класса  средней школы № 3, прошел литературный вечер “Мирасы халык күңелендә”. 

11 март көнне, Баулы Үзәк китапханәсендә татар халкының олы шәхесләреннән берсе —күренекле  язучы-прозаик, әдәбият һәм тел галиме, публицист һәм тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу  уңаеннан “Мирасы халык күңелендә” дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Әлеге кичәгә Баулының 3-нчы мәктәпнең  9 класс  укучылары чакырылды.

Китапханәчеләр Зөһрә Мингалимова Һәм Лүзия Габдрафикоаа  язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, Гөлия Шәмсетдинова язучының иҗатына багышланган “Язучы, галим, көрәшче” дип исемләнгәнкитап күргәзмәсенә күзәтү ясады. 

Кичә барышында Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында видеотасмадан әдипнен атаклы “Алмачуар”, “Татар  хатыны ниләр күрми” спектаклҗләреннән өзеклзр күрсәтелде.  Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.