Митинг, посвященный 85 - летию со дня рождения народного поэта Фаниса Яруллина
февраля, возле памятника Фаниса Яруллина, состоялся митинг, посвященный 85 - летию со дня рождения народного поэта, лауреата Государственной премии РТ имени Г.Тукая.
9 февраль көнне якташ язучы, драматург, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 85 яшьлек юбилее уңаеннан шагыйрьнең һәйкәле янында шагыйрьне искә алу митингы узды. Митингны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Газизулла улы Хәмидуллин ачты
Митингка шагыйрьнең иҗатына гашыйк укучылары, исеме белән горурланучы якташлары килде. Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Мөхтәр Афзал улы Афзалов, 3 нче номерлы мәктәбенең китапханәчесе Флера Әһлиулла кызы Хөсәнова җитәкчелегендә укучы балалар Артыкбаева Руфина, Ахмадеева Азалия, Газизова Илина, Аминов Фидан, Исергәп авылы китапханәчесе Миләүшә Юсупова, Татар Томбарлы авылы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова Фәнис Яруллинның шигырьләрен сөйләп киттеләр.
Чара Фәнис Яруллинның һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.