«Каз канаты каурый-каурый…»
3 июнь көнне Баулы үзәк китапханәсе, “Ак калфак” оешмасы белән берлектә, балаларга каз каурыеннан май канаты, каз мамыгыннан мендәр ясау буенча осталык дәресе уздырды. Чара 2022 ел - Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында узды.
Халкыбыз элек-электән аралашып, бер-беренә ярдәмләшеп яшәгән. Бу аеруча авылларда көчле булган һәм эшләрне күмәкләшеп башкару төрле өмәләр үткәрүдә чагылган.
Камыр ризыкларын майлый торган җайланмалар, мендәрләрнең дә хәзер кибетләрдә ниндиләре генә юк! Каз каурыеннан ясалган май канатына һәм каз мамыгыннан ясалган мендәргә җитәме соң?!
Яшь кызлар бүгенге осталык дәресенең бөтен нечкәлекләрен бик теләп өйрәнделәр.
“Бер туфрактан, уртак тамырдан без” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә Баулы төбәгендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган бай материал урнаштырылды.
В рамках года культурного наследия народов России, в Центральной библиотеке, совместно с общественной организацией “Ак калфак”, прошел мастер-класс по изготовлению кисточек для смазки блинов из гусинных перьев.