Александровская сельская библиотека - филиал № 8

Акция "Забота"

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы якынлаша, бу көннәрдә без ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен, сугыш еллары балаларын бәйрәм белән котлыйбыз, аларның истәлекләрен тыңлыйбыз. Безнең Ташлы авылында тыл ветераны Гөлфия апа Вәлиева яши. Күпне күргән, сугыш елларының авырлыкларын кичергән Гөлфия апаны котларга Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе В.И.Уварова, мәдәният хезмәткәрләре җыелдык, истәлекләрен тыңладык.
- Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде, колхозда төрле эштә эшләдек. 1942 елда безнең Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына Латвиядан эвакуация белән ике мең бала китереп мәктәп бинасына урнаштырдылар, шуннан башлап мин тәрбияче булып эшләдем. Яңа туганнан башлап 13 яшькә кадәр балалар тәрбияләдек, кайберләре "мама" дип дәшә иде. Әлеге детдом бездә 1944 елның апреленә кадәр торды, Җиңү алдыннан аларны үз илләренә алып кайтып киттеләр, бик өйрәнгән идек елап озатып калдык. Җиңү көнен дә бик яхшы хәтерлим, бик шанландык, елаштык, балалар җыелышып бәйрәм концерты куйдык. Ил-көннәр тыныч булсын, күкләр аяз булсын!
Гөлфия апага сәламәтлек, балалар-оныклар куанычы теләп саубуллаштык.
Валиеву Гульфию Магсумовну - ветерана тыла проживающую в д. Ташлы, поздравили с наступающим праздником Победы руководитель Александровского сельского поселения В.И.Уварова и культработники.