Хансверкинская сельская библиотека - филиал № 43
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-43/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423945, Бавлинский р-н, д.Хансверкино, ул.Советская, д.31

Халкымның милли бизәкләре

 

 2023 ел Татарстанда - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету, борынгы милли гореф-гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан, 14 июль көнне Хансөяр авыл китапханәсе «Халкымның милли бизәкләре» дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде.

Китапханәче  борынгы тормыш-көнкүрешендә булган хәзинәләр белән таныштырды, аларның тарихын сөйләде, эш кораллары (каба, орчык, чүлмәк, киерге) һәм өй бизәкләре (кашага, пар мендәрләр, чаршау-пәрдәләр, карават өсләре, сөлгеләр) белән таныштырды