«Хикмәтле дә,кирәкле дә туган тел»
21 февраль көнне Хансевәр авыл китапханәсендә туган тел көненә багышланган «Хикмәтле дә,кирәкле дә туган тел»исемле әдәби кичә үткәрелде.
кичәгә мәктәп укучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рашитова Э.Х.чакырылган иде.Кичә барышында укучылар туган телгә багышланган әйтемнәр һәм мәкальләр белән таныштылар.Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Туган телгә багышланган шигырьләрен яттан сөйләделәр,аларга бәя бирелде һәм кичә азагында кечкенә генә бүләкләр белән бүләкләнделәр.