«Халыкка багышланган гомер»
10-нче февраль көнне Хансевәр авыл китапханәсендә Ф.Яруллинның 85 еллыгына багышланган «Халыкка багышланган гомер» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Кичәгә килгән укучылар «Язмышның ул үзен буйсындырды» исемле китап күргәзмәсе белән, язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Яттан шигырьләре укылып китте, әсәрләреннән укыган өзекләргә кыскача анализ ясалды.