Җиңү кайтавазы мәңгелек
7май көнне, Хансевәр авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Бөек Җиңүнең 77еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе уздырдылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Митингта «Үлемсез полк» фотосүрәтләре күрсәтелде, кичә үзешчәннәр концерты белән тәмамланды.