Хансверкинская сельская библиотека - филиал № 43
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-43/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423945, Бавлинский р-н, д.Хансверкино, ул.Советская, д.31

"Туган телгә мәдхия"

21 нче февраль көнне, Хәнсөяр авыл китапхәнасе, балалар өчен «Туган телгә мәдхия» исемле викторина уздырды.

Викторина сораулары алдан укучыларга бирелгән иде һәм шуңа өстәп тагын үзләре белән мәкальләр һәм әйтемнәр әзерләргә кушылган иде,барысы да бирелгән биремнәрне үтәп килгәннәр. Максаты: туган телгә, әдәбиятка, гореф гадәтләргә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Мәкальләрнең үзенчәлекләре, тормыш белән тыгыз бәйләнештә булулары турында мәгълүмат җиткерү.