"Их, алмасы, алмасы ла..."
26 сентябрь көнне, Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Их, алмасы, алмасы ла..." дип исемләнгән уңыш бәйрәме үткәрделәр.
Чарада күңелле уеннар, "алма" сүзе кергән җырлар белән үрелеп барды, алма турында мәкальләр, әйтемнәрне дә барладык. Шулай ук, укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
26 сентября, Ташлинская сельская библиотека совместно с клубом, провели праздник урожая "Их, алмасы, алмасы ла...".