"Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле, яуганда да туплар, ядрәләр"
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында;
Янып калсын гомерең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга!
М. Җәлил. 1943.
15 февраль көнне татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңсез батырлыгын хәтердә яңартып тору - безнең бурыч.
Бу көннәрдә Ташлы авыл китапханәсендә бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле, яуганда да туплар, ядрәләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли, укучы балалар шигырьләр укый.
Җәлилнең әсәрләрен, аның турында истәлекләр, кызыклы фактлар, шәхси тормышы турында күбрәк беләсегез килсә - китапханәгә рәхим итегез!
#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы