Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

"Моабит дәфтәрләре" битләре..."

8-нче февраль көнне, Татар Ташлы авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Моабит дәфтәрләре битләре..." дип исемләнгән кычкырып уку узды.

Чарада өлкән яштәге укучылар катнашты. "Моабит дәфтәрләреннән" шигырьләр укылды. Китапханәче М. Җәлилнең язмышы турында сөйләде һәм әсирлектә язылган дәфтәрләр тарихы белән таныштырды.