Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

"Галиәcгар Камал-театр сәнгатенә нигез салучы"

1-нче февраль көнне, Татар Ташлы авыл китапханәсендә "Әдәби хәзинә" клубының "Галиәcгар Камал-театр сәнгатенә нигез салучы" дип исемләнгән чираттагы утырышы узды.

Бу чара Россия Федерациясендә игълан ителгән Театр елы кысаларында үтте, ул татар халкының бөек драматургы, язучысы Г. Камалның тууына 140-ел тулуга багышланды. Китапханәче клуб әгъзаларын Г. Камалның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.