Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

“Язгы изгелек атнасы” Томбарлы авылында

Томбарлы авыл китапханәсенең ” Әкият дөньясында” клубына йөрүче 5 нче сыйныф укучылар(сыйныф җитәкчеләре Кашапова И.Ф) “Язгы изгелек атнасы”   хәйрия акциясендә катнашып, 19 нчы апрель көнне  ”Семья” приюты балалары каршында чыгыш ясадылар. Һ.Такташның “Тәүфыйклы песи”, Г.Тукайның  “Шүрәле”, болгар халык әкияте ”Төлке белән хәйләкәр әтәч” һәм татар халык әкияте ”Өч кыз” ны сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Балалар  әкият геройларын бик җылы, каршыладылар, алар белән төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Китапханә мөдире Ахметзянова Эльвира  бүләк иткән китапларны, балалар бик сөенеп кабул иттеләр, шунда ук, дөньяларын онытып, китап карарга утырдылар. ”Изге эшнең иртәсе-киче юк”девизы астында,чын күңелдән оештырылган бу очрашу барыбызга да яхшы кәеф,кайнар  йөрәк җылысын бүләк итте.Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү,алар белән аралашу безнең күңелләрдә әле озак сакланы