Россия-минем Ватаным !
9 нчы июнь көнне, Татар Томбарлы китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Россия – минем Ватаным” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Чара Россия гимнын тыңлау белән башланып китте. Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, Россиянең дәүләт символлары турында сөйләде, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, Ватан темасына кычкырып шигырьләр укыдылар. Чара ахырында бергәләп аппликация ысулы белән Россия флагы ясадылар. Балалар Ватаныбызның тарихын өйрәнеп, анда яшәүче халыкларны һәм аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, дус булып яшәргә кирәк дигән теләктә, күтәренке кәеф белән таралыштылар.