Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Әдәби викторина

6 - нчы июнь -  бөек рус язучысы А.С. Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе Әхмәтҗанова Эльвира мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән әдәби викторина үткәрде. Чара барышында балалар бу көннең килеп чыгу тарихы, А.С. Пушкинның иҗаты, тормышы белән таныштылар, үзләре яраткан әсәрләрне сәнгатьле итеп укыдылар. Викторина сорауларына дөрес, тулы җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.