Балачак хыяллары
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан,Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә, балалар өчен "Балачак хыяллары" дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Зал бәйрәмчә бизәлде, "Яңа китап-яңа дус" исемле китап күргәзмәсе ясалды. Балаларны матур музыка астында, Мальвина һәм Буратино каршы алдылар. Чара барышында балалар өчен төрле кызыклы уеннар, ярышлар үткәрелде. Буратино балалар өчен мультивикторина оештырды, ә Мальвина белән балалар табышмаклар иленә сәяхәт ясадылар. Балалар барлык уеннарда да актив катнаштылар, күңел ачтылар. "Музыкаль тәнәфестә" үзләренең талантларын күрсәтеп, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында балаларга күчтәнәчләр таратылды һәм истәлеккә фотога төшү оештырылды.