Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

«Китап атналыгы Томбарлы авыл китапханәсендә»

Язгы каникул көннәрендә, Томбарлы авыл китапханәсендә китап атналыгы старт алды. Китапханәдә бу уңайдан “Яңа китап-яңа дус”, ”Юбиляр китаплар”, Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан китап күргәзмәләре ясалды. Китапханә мөдире Ахметзянова Эльвира китапханәгә килгән балаларны яңа китаплар белән таныштырды, юбиляр китапларга күзәтү ясады. 25 нче март көнне, 6 нчы сыйныф укчылары өчен ”А дан Я га кадәр”дип исемләнгән чара үткәрелде. Бу чарада укучылар сүзлекләр белән таныштылар,төрле биремнәр эшләделәр. 26 нчы март көнне үткәрелгән  “Адашкан китаплар” дип исемләнгән библиографик дәрес  уен формасында бик кызыклы үтте. 27 нче март, башлангыч сыйныф укучылары балалар почмагында уеннар уйнадылар,табышмакларга җаваплар таптылар,рәсемнәр ясадылар. “Әкият дөнясында” клубына йөрүче балалар белән Г.Тукайның “Су анасы” һәм  “Эш беткәч, уйнарга ярый” әкиятләрен сәхнәләштерү эше алып барыла.