Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Сугыш урлаган балачак"

8 нче май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә сугыш чоры балалары белән очрашу узды. Китапханәдә Бөек Җиңүгә - 73 ел" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. "Сугыш урланган балачак" дип исемләнгән чарада катнашучылар үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклаштылар, дәһшәтле сугыш елларын искә алдылар. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова китапханәдә сакланган "Алар Ватан өчен көрәштеләр" һәм "Онытылмас исемнәр" исемле альбомнарга күзәтү ясады. Сугыш кырында ятып калган, сугыштан соң авылда хезмәт итеп, бүгенгесе көндә арабызда булмаган, фронтовик авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ямалетдинов Эльвир Илдусович та катнашты.