Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Библиотөн-2018

21- нче апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Библиотөн-2018" акциясе кысаларында,"Әкияттә кунакта" исемле сәхнәләштерелгән, әдәби-музыкаль кичә уздырды. Күренекле татар язучысы Г.Тукайны туган көне белән котлап, укучылар язучының иҗатын, тормыш юлын сурәтләгән "Без синең шәкертләрең" исемле тамаша күрсәттеләр. Шулай ук "Шүрәле", "Таз", "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт" әсәрләре сәхнәләштерелеп күрсәтелде.Залда килгән кунакларны рухи азык белән сыйлап "Тукайга ияреп" дип исемләнгән рәсем һәм китап күргәзмәсе эшләде, викторина, конкурслар үткәрелде Чара әкият геройлары белән фотога төшү белән тәмамланды. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова чарада катнашучыларга рәхмәтен белдерде, бәйгеләрдә җиңүчеләргә истәлеккә китаплар бүләк итте.