Балалар китап бәйрәме
2 нче апрель-халыкара балалар китабы көне.Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Китапның туган көне"дип исемләнгән чара үткәрелде.Китапханәгә "Миләүшә"балалар бакчасының зурлар төркеме бәйрәмгә килделәр.Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балаларга китапның да туган көне бар икәнен аңлатты, кыскача бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, Х.К.Андересның әкиятләрен укыды.Бәйрәмгә килгән Кызыл Калфак балаларны әкият геройлар белән таныштырды, уеннар уйнатты. Балалар үзләре дә әкиятне рольләргә бүлешеп уйнадылар.Чарада катнашкан балаларга Кызыл Калфак үзенең кәрзиненнән күчтәнәчләр таратты.Бәйрәмнән соң балалар китап-журналлар карадылар, уенчыклар белән уйнадылар, рәсем ясадылар.