Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Китапханәдә кошлар көне

31- нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, кошлар көненә багышлап,"Сыерчыклар,тургайлар безгә бәйрәмгә килгәннәр" исемле викторина үткәрелде.Китапханәгә килгән балалар ике командага бүленеп, сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәрне үтәделәр, уеннарда катнаштылар. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова "Кошлар-безнең дусларыбыз" исемле китап күргәмәсе янында балалар белән әңгәмә үткәрде, китапларга күзәтү ясады. Чара ахырында балалар бергәләп җимлекләр ясап, канатлы дусларын сөендерделәр.