"Нинди һөнәр яхшырак"
27 нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 7-10 яшьлек балалар ”Нинди һөнәр яхшырак” дигән телдән журнал белән таныштылар.Бу чара балаларны һөнәр төрләре белән таныштыру; хезмәткә карата кызыксыну, омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде.Журнал биш өлештән торды:1.Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балаларга һөнәрләрнең төрлелеге турында сөйләде, һәрбер һөнәрнең тормышта үз урыны булганын аңлатты, мисаллар китерде. 2."һөнәрләр турында халык..." Балалар һөнәрләр турында мәкальләрне дәвам иттеләр.3."Кем кайда эшли?"табышмакларга җавап эзләделәр.4. Р.Низаминың “Кем кирәклерәк”дип исемләнггән әкияте белән таныштылар.