Бәхет көне
20 нче март-халыкара бәхет көне. Бәхеткә омтылыш кешелекнең төп максатының нигезен тәшкил итә. Кайбер психологлар фикеренчә дә, кешенең бәхете күп очракта аның үз алдына нинди максатлар куюына бәйле. Хәер, бәхет төшенчәсе күпкырлы төшенчә. Аны кем ничек аңлый һәм үзен кайчан бәхетле итеп тоя бит.Татар Томбарлы авыл китапханәсе бу көнне, китапханәгә килгән һәр укучыны бәхет көне белән котлап,"сез бәхетлеме?" дигән сорау белән каршы алды. Барысы да бәхетле булуга карамастан, һәрбер кешенең үзенчә бәхетле булуы ачыкланды. Кемдер бүгенге тыныч тормышка бәхетле, берәүнең оныгы туган, шуңа бәхетле,һ.б.
Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира китап укучыларга Ф.Яруллинның "Һәркемнең үз бәхете", "Бәхет турында уйланулар", "Бәхетсез күлмәк" кебек шигырьләрен кычкырып укыды.Чарада катнашучылар да бәхет турында үз фикерләрен әйттеләр, бәхетле булу серләрен уртаклаштылар. Китап укучылар белән "Бәхетне тоя беләсезме?" дигән сорауга тест үткәрелде.