Китап иленә сәяхәт
16-нчы март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе беренче сыйныф укучылары өчен "Китап иленә сәяхәт" исемле чара оештырды.Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт үткәрде, балаларны "Яңа китап-яңа дус" исемле күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды.Укучылар имзаларын куеп, китапханәдән беренче китапларын алдылар. Китапханәче балаларны "чын китап укучылар" булулары белән котлап, кечкенә бүләкләр тапшырды.Балаларга китапны яратырга, саклап тотарга киңәшләр бирде.Сыйныф җитәкчесе Минзилә Сәгъдиевна рәхмәт әйтеп, китапханәнең даими китап укучылары булырбыз-дип ышандырды.