Кычкырып укулар "Россия халыклары әкиятләре"
Ел саен, мартның беренче чәршәмбесендә, Бөтендөнья кычкырып уку көне уза.
Кычкырып уку укучыларда сөйләм күнекмәләрен үстерә,сүзлек запасын баета, дикцияне яхшырта. Шулай ук укучыларда әдәби китаплар укуга кызыксыну да тудыра
4 март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе дә бу акциягә кушылды. Китапханәгә килгән балалар төрле халык әкияләрен кычкырып укыдылар.
Чара барышында рус халык әкияте “Василиса прекрасная”, татар халык әкияте “Шомбай”, казах халык әкияте “Җәнлекләр бәхәсе”, башкорт халык әкияте “Таңбатыр” кебек әкиятләр яңгырады.