Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

«Безнең йомшак дусларыбыз» экологик сәгать

1 март көнне мәчеләр көнен билгеләп үтәләр.

 

Мәчеләр – безнең дүрт аяклы дусларыбыз. Матур, тугры, шаян һәм ягымлы Мәчеләр үзләренең камиллеге белән балаларны һәм өлкәннәрне сокландыралар.

 

27нче февраль көнне Татар Томбарлы авылы китапханәчесе «Безнең йомшак дусларыбыз» исемле экологик сәгать үткәрде. Чарада балалар мәчеләр турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр.

 

«Танышырга рөхсәт итегез» уенында әкият геройлары булган мәчеләрнең исемнәрен искә төшерделәр, мәче турында табышмакларны чиштеләр. Китапханәче балаларга мәчеләр турында кызыклы шигырьләр укыды.

 
 Һәм, әлбәттә, балалар үзләренең яраткан мәчеләре турындагы күңелле вакыйгалар белән бик рәхәтләнеп уртаклаштылар.