Кычкырып укулар «Туган телем — Тукай теле»
21 февраль — Халыкара туган тел көне! Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә «Туган телем — Тукай теле» дигән матур чара оештырылды. Чарада "Без Тукай оныклары" клубына йөрүче башлангыч сыйныф укучылары катнашты
Китапханәче укучыларга туган телебезнең матурлыгы һәм көче турында сөйләде, туган телдә матур һәм дөрес сөйләшүнең нинди мөһим икәнен аңлатты, татарча китаплар укырга өндәде.
Шулай ук, башка халыкларның телләренә карата ихтирам белдерүнең да зур әһәмияткә ия булуын искәртте.
Чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен кычкырып уку белән дәвам итте.