Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Ирекле микрофон "Муса Җәлилнең иҗатында батырлык поэзиясе”

5 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула.
 
13 февраль көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә “Муса Җәлилнең иҗатында батырлык поэзиясе” дип исемләнгән кичәне “Ирекле микрофон” форматында үткәрделәр.
 
Бу кичне теләгән һәркем кулына микрофон алып герой шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укый алды.
 
Чара барышында М. Җәлилнең “Бүреләр”, “Ышанма”, ”Дүрт гөл”, Егет көче”, “Катыйльгә”, “Кызыл ромашка” кебек шигырьләре яңгырады.