«Студентлар белән очрашу» тематик кичә
7нче февраль көнне Татар‑Томбарлы авыл китапханәсендә «Студентлар белән очрашу» дип аталган тематик кичә үткәрелде.
Чарада студентлар (кызлар, егетләр) һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты.
Кичә берничә этаптан торды:
танышу;
викторина;
биремнәр;
уеннар;
чәй эчү.
Студентларның соңгы каникул көннәре китапханәдә бик күңелле һәм файдалы үтте. Чыгарылыш сыйныф укучылары да үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат алдылар.