Очрашу "Тыл һәм хезмәт ветераны"
6 нчы февраль көнне Татар Томбарлы авылында гомер итүче, иң өлкән кешеләрнең берсе Юзаев Гамир Хөббәт улына 94 яшь тулды!!!
Авыл җирлеге админстрациясе, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре хөрмәтле авылдашыбызны туган көне белән тәбрик иттеләр. Гамир абыйга Россия президенты В.В.Путинның котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чарадан соң китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира Гамир абый белән әңгәмә үткәрде, аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап, язып алды.
Тыл һәм хезмәт ветераны турындагы язма "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә бастырылачак.