Этнографик коллаж "Без бергә"
2026 ел Россиядә «Россия халыклары бердәмлеге елы» дип игълан ителде.
Бу уңадан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә бай эчтәлекле тематик күргәзмә эшли.
30 гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Без бергә" дип исемләнгән этнографик коллаж үткәрелде.
Мәдәни чара барышында китапханәче укчыларны Россиядә яшәүче халыклар, аларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Укчылар серле сандытагы әдәби сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр.
Татар халык уенннары "Түбәтәй", Йөзек салыш", башкорт халык уены " Күз бәйләш", рус халык уены "Тычкан белән песи" кебек уеннарын балалар яратып уйнадылар.