Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Акция "Блокада икмәге”

27 гыйнвар- Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата. 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат иткән көн бу.
 
Сугыш тарихының әлеге дәһшәтле чоры истәлегенә ел саен “Блокада икмәге” дип аталган Бөтенроссия хәтер акцияләре үткәрелә.
 
Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән бу акциягә кушылды. Китапханәче укучыларга блокада икмәгенең тарихын сөйләде, тетрәндергеч мәгълүматләр белән таныштырды. Ленинград сугышы турындагы китапларга күзәтү ясады.
 
Укучылар авылдаш, сугыш ветераны Кашапов Хәбиб абыйга багышланган альбомны карадылар.Сугышның башыннан азагына кадәр булган авылдашыбыз  Ленинград блокадасы вакытында яраланып госпитальда яткан, ачлыкны кичергән, сугыш беткәч, исән-сау авылга кайтып күп еллар агроном булып эшләгән.