Әдәби кичә "Татар халкының асыл улы"
23 нче гыйнвар көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Әмирхан Еникиның 130 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте.
Чарада әдбият сөючеләр, Ә.Еникиның әсәрләрен яратып укучылар һәм "Авылдашлар" клубына йөрүчеләр катнашты.
Китапханәче китап укучыларны әдипнең иҗаты белән якыннан таныштырды, күргәзмәдәге китапларына күзәтү оештырды.
Чара барышында Ә. Еникиның "Әйтелмәгән васыять" әсәреннән өззекләр укылды.