Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Тылсымлы сәхифәләр” әдәби сәгать

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстан республикасы күләмендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” масштаблы проекты старт алды. 
 
Татар Томбарлы авыл китапханәсе бу проект кысаларында балалар өчен “Без Тукай оныклары” дип исемләнгән әдәби клуб оештырды. 
 
22 нче гыйнвар көнне “Миләүшә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән клубның беренче чарасы үткәрелде. 
 
Китапханәче “Тылсымлы сәхифәләр” дип исемләнгән әдәби сәгатьтә балаларны Г.Тукайның матур әкият китаплары белән таныштырды, ”Су анасы” әкиятен кычкырып укыды. Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелде.