Сәнгать сәгате "Музыкаль тәнәфес"
2 гыйнвар көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә сәнгать сәгате үтте.
Чарага 3 сыйныф укучылары укытучылары Наилә Самигуллина белән килделәр.
Китапханәче балаларга музыка, сәнгать төре, музыка коралларының төре, аларның барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Чара вакытында балалар музыка кораллары турында викторина сорауларына җавап бирлеләр, мультфильмнардагы җырлар һәм персонажлар турындагы табышмакларны чиштеләр.