"Балалар өчен вакытлы матбугат" мәгълумат сәгате
9 нчы гыйнвар Татар Томбарлы авыл китапханәсенә килгән балалар вакытлы матбугат белән таныштылар. Китапханәче балаларны газета, журналлар белән ничек эшләргә икәнен күрсәтте, кызыклы мәкаләләр табарга һәм файдалы мәгълүмат алырга өйрәтте.
Балалар кызыксынып матур журналларны карадылар, андагы кроссвордларны чиштеләр, кызыклы материаллар турында фикер алыштылар.
Чара ахырында балалар кызыклы журналларны өйдә уку өчен сайлап алдылар.